Үзем турында

      Мин, Низамиева Әлфинур Нуртдин кызы, 1963 нче елның 24 нче августында ТР Биектау районы Яңавыл авылында дөньяга килгәнмен. Интеллигент катлавыннан булмасалар да, әтием белән әнием укыган, белемле кешеләрне зурладылар, балаларын да укымышлы итәргә тырыштылар. Дөрес, әтием бухгалтер булуымны теләде, ләкин мин мәктәпне һәм укучыларны сайладым. Кечкенә вакытта укытучылы уйнаганда, укытучы ролен башкарырга ярата идем. Мәктәптә укыганда, классташларым белән эшләү дә кызык тоела иде, чөнки башта – звено җитәкчесе, аннан – отряд командиры, югары сыйныфларда комсомол секретаре вазифасын үтәдем. Район үзәгеннән еракта урнашса да, туган авылым Яңавылда революциягә кадәр – мәдрәсә, аннан соң – башлангыч мәктәп, ә 1952 нче елдан сигезьеллык мәктәп эшләгән. Туган мәктәбемдә 1971 нче елдан 1978 нче елга кадәр белем эстәдем. Ә 1978 –  1980 нче елларда мин Айбаш урта мәктәбендә укыдым. Урта белем турында аттестат алгач, Яңавыл сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта башладым. Читтән торып КДПИ ны тәмамладым. (Дәвамын "Туган  җирем, мәктәбем..." нән укырга мөмкин.)

Анкета.doc
Microsoft Word документ 30.5 KB
Туган җирем, мәктәбем....doc
Microsoft Word документ 40.5 KB
татар гаиләсе.doc
Microsoft Word документ 36.0 KB