2014 нче ел

        30.04. Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара                            олимпиада нәтиҗәләре билгеле

Минем укучым Зиннәтуллин Таһир - татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада җиңүче!

9 нчы сыйныф укучысы З.Таһирның бу олимпиадада үз көчен бик тә сынап карыйсы килде. Югыйсә республика олимпиадасында да призер булган иде. Ике турны үтеп, соңгы турга чыккач, өч бәйгегә әзерләнергә кирәк булды: интеллектуаль, иҗади һәм илең, халкың, уку йортың белән таныштыру (презентация). Барысын да уңышлы үткән Таһир кебекләрне дәүләтебез, хөкүмәтебез башлыклары М.Җәлил исемендәге академия опера һәм балет театрында бик зурладылар: диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Олимпиада программасы бик уйлап эшләнгән иде. Анда көч сынашкан 300 катнашучы ике спектакль карады, аларны яхшы кунакханәдә ял иттерделәр, әйбәт рестораннарда сыйладылар. Моның өчен җитәкчеләребезгә һәм иганәчеләргә зур рәхмәт белдерәсе, татар теленең дәрәҗәсен тагын да күтәрүдә уңышлар телисе килә.

              Бөек Ватан сугышында җиңүгә - 69 ел

Бүген, ягъни 8 нче май көнне, Айбаш авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы билгеләп үтелде. Сугышта һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында  тантаналы митинг булды. Митингны мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лотфуллина А.Н. алып барды. Тантанада район һәм күмәк хуҗалык җитәкчеләре, Айбаш авыл башлыгы, ветераннар оешмасы җитәкчесе чыгыш ясады. Митингка сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды. Айбаш урта мәктәбе укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр иде. Тантанадан соң ветераннарны чәй табынына чакырып хөрмәтләделәр.

             Мәктәптә - "Соңгы кыңгырау бәйрәме"

Мәктәптә - "Соңгы кыңгырау бәйрәме"

Сөенечле, моңлы чагым,

Таралыгыз, кайгыларым!

Әнә ничек канат кага -

Юлга чыга балаларым.

Шатлыклары - йөзләрендә,

Моң бар ләкин күзләрендә.

Саубуллашу җиңел түгел,

Сизә аны үзләре дә.

Алларында әле рәшә,

Өметләре алга дәшә.

Бүген бар да рәхмәт әйтә:

- Укытучым, озак яшә!

Аклык, пакьлек сезне сарган,

Юллар чакырып кулын сузган.

Сез чыгасы озын юлдан 

Инде күпме меңнәр узган?!

Ялгышмагыз, адашмагыз

Танымыйча вак җаннарны...

Зур бәхетләр, шатлык балән

Каршылагыз ал таңнарны.

          Мәктәптә - А.С.Пушкин һәм рус теле көне

 

6 нчы июнь көнне Айбаш мәктәбендә эшләүче хезмәт һәм ял лагеренда бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан рус теле көне үткәрелде. Участокта эшләгәннән соң, укучылар белән рус теленең грамматикасына багышланган викторина уздырылды. Викторинада 8 нче сыйныф укучысы Лотфуллина Айзирә актив катнашты. Ә Пушкин әкиятләре турындагы сорауларга иң күп җавапны 5 нче сыйныф укучысы Хисмәтуллина Гүзәл  тапты, ул җиңүче булды. 

       Иске Казан музеенда һәм страус (тәвә кошы)                                     фермасында кунакта

11 нче июнь көнне Айбаш мәктәбе укучылары Иске Казан музеенда һәм Котдусовларның страус фермасында экскурсиядә булдылар. Көн матур, кояшлы, җылы, әйбәт иде. Иске Казан музей-комплексында ике катлы музейны, кирмән-стена, тегермән һ.б. корылмаларны кызыксынып карадылар укучылар. Экскурсовод Алсу апалары тарихи мәгълүматларны үтемле итеп җиткерде.

Иске Казаннан Ямаширмә авылына юл тоттык. Анда Г.Котдусовның страус фермасы балаларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Страуслар, тавис, йомырка басып утыручы казлар, сарыклар, атлар, ишәк, аккош, үрдәкләрне, йорт куяннарын, читекле әтәчләр, күркә һ.б. экзотик кошларны укучылар тиз арада яратып, якын итеп өлгерделәр. Судагы ташбакаларны бигрәк үз иттеләр. Кыскасы, экскурсия кызык, мәгънәле булды. 

 

                        Экскурсиядән күренешләр

Зөя утрау-каласында (остров-град Свияжск) кунакта

 Айбаш мәктәбендә оештырылган ял һәм хезмәт, шулай ук кече яшьтәге балалар лагерена йөрүчеләр белән 20 нче июнь көнне Свияжск утрау-каласына экскурсия ясалды. Казанны алу өчен төзелгән корылмаларның күбесе сакланмаса да, утрау-шәһәр танымаслык булып үзгәргән. Беренче президентыбыз М.Ш.Шәймиев җитәкчелегендә барган үзгәрешләрне карадык, элеккеге биналарны күрдек, тарихи мәгълүматлар белән таныштык. Утрауның бер ярын Зөя (Свияга) елгасы юса, икенче ярын - Идел, ә бер ягыннан Щука елгасы ага, дүртенче яры буйлап, Щука күле сузылган. Табигате матур, һава салкынча, чөнки бертуктаусыз җил исеп тора. Бөтен җирдә христиан рухы, рус мохите; мөселманга, татар кешесенә бу тормышны күзәтү барыбер авыррак. Бу аурада татар кешесенә яшәргә кыендыр. Ә балаларга барысы да кызык: зур автобуста утырып йөрү дә, утрау-каланы тамаша кылу да. Бу экскурсияне безнең өчен Казандагы ООО "Буревестник" ТК оештырды, аларга рәхмәт әйтәсе килә. 

                       Экскурсия мизгелләре

                Кукмара уңганнарының эшләре гөрли

8 нче июль көнне күптәнге хыялым тормышка ашты: мин Кукмара районында булу бәхетенә ирештем. Хезмәт сөючән Кукмара халкының яшәү рәвеше, аның Рәсәйгә генә түгел, дөньяга билгеле предприятиеләре белән таныштым. Район үзәгенә барышлый ук юл өстендә кала торган авылларының төзеклеге, байлыгына исең китәрлек. Күмәк хуҗалыкта эш гөрләсә, авыл халкы да муллыкта яши шул. Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларының кырлары да ерактан балкып тора. Монда мин ташландык җирләр күрмәдем, ә Кукмара эшчеләр поселыгындагы 3 зур предприятие турында әйтми кала алмыйм. Болар: киез итек фабрикасы, "Хыял" тегү берләшмәсе һәм "Kukmara" металл савытлар җитештерү заводы. Бу оешмаларның зур фирма кибетләренә экскурсия ясадык. Искитмәле әйбәт продукция җитештерелә монда. Безнең кухняда - Кукмара табалары, өстебездә "Хыял" курткалары, аягыбызда - Кукмара итекләре. Кукмара уңганнарына саулык-сәламәтлек, эшләрендә тагын да зур уңышлар телим.

                     Мәктәпләрдә - "Белем бәйрәме"

Әле кайчан гына чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлаган иде. Бүген исә кыңгырау беренче сыйныфка укырга килгән биш кызчыкны тәүге дәрескә чакыра. Укытучылары И.Гөлгенә апалары алар өчен сыйныфны, беренче дәресне бик җентекләп әзерләде. Белем дөньясына хәерле сәфәрләр генә, зур уңышлар гына телибез. 2015 нче елда минем беренче оныгым да мәктәпкә киләчәк.  Мин бу көнне түземсезләнеп көтәм. 

Кадерле укучыларымны, хөрмәтле хезмәттәшләремне "Белем бәйрәме" белән тәбрик итәм, 2014-2015 нче уку елында яңа үрләр яуларга язсын.  Ә узган уку елы минем өчен бик нәтиҗәле, куанычлы булды. Укучым З.Таһир татар теленнән республика олимпиадасында - призер, ә 2 нче Халыкара олимпиадада җиңүче булды, үзем "Иң яхшы укытучы" конкурсында катнаштым һәм җиңдем. Фоторәсемдә мин Таһир һәм аның әнисе Гөлфия Тәбрисовна белән.

1 нче сентябрь, 2014 нче ел.

                            Укытучылар бәйрәме

6 нчы октябрь көнне Татарстаныбызның башкаласы Казанда укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар: затлы рестораннарда зәвык белән әзерләнгән тыйнак табыннар артында концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Ә төштән соң зур тантана "Баскет-холл"да узды. Укытучы-тәрбиячеләрне тәбрик итәргә президентыбыз Р.Н.Миңнеханов үзе килгән иде. Казандагы 2 нче гимназия директоры К.З.Хәмидуллинага, Лобачевский исемендәге лицейның информатика укытучысы Сергей Михайлинга, Россиякүләм "Ел укытучысы" бәйгесендә абсолют җиңүче булган Норлат укытучысы Алла Головенькинага  "ТР халык укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде. Р.Н.Миңнеханов аңа шулай ук машина бүләк итте, сертификат тапшырды. Тантанада "Голос"проекты җиңүчесе Д.Гарипова, Тукай бүләге лауреаты С.Фәтхетдинов, талантлы җырчы А.Хәйри, "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле, А.Барилованың "Большие танцы" конкурсында җиңү  яулаган бию ансамбле һ.б. чыгыш ясадылар. Бәйрәм бик күңелле, истә калырлык булды. Моның өчен без җитәкчеләребезгә, бигрәк тә хөрмәтле президентыбызга чиксез рәхмәтле.  

     1 нче ноябрь - Сара Садыйкованың туган көне

Айбаш авылы мәдәният йортында калфаклы сандугачыбыз, җырчы, композитор, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Сара Садыйкованың тууына 108 ел тулу көне билгәләп үтелде. Чара мәдәният йорты директоры Насыйбуллина К.Р. җитәкчелегендә китапханәче Хәмидуллина Г.Х., сәнгать җитәкчесе Ганиев Ә.М., үзешчән композитор, С.Садыйкова җырларын яратып башкаручы Гобәйдуллин М.М. ярдәмендә оештырылды. Музыкаль кичәдә С.Садыйкованың җаннарны сафландыра, милли рухыбызны баета торган үлемсез җырлары яңгырады.

                   Биектауда дини - тәрбияви мәҗлес

2 нче ноябрь көнне Биектау районы мәдәният йортында татар теле укытучылары, балалар бакчасы тәрбиячеләре, сыйныф җитәкчеләре өчен дини-тәрбияви очрашу мәҗлесе оештырылды. Чара район администрациясе һәм район мөселманнары җитәкчесе, мөхтәсиб Тәлгат хәзрәт Гайфуллин инициативасы белән үткәрелде. Очрашуга Татарстан мөфтиенең дәгъват эшләре буенча урынбасары Нияз хәзрәт, Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт, РИУ шәкерте Сәет Давыт, мөнәҗәтләр башкаручы И.Халиков һәм Рәшидә абыстай килгәннәр иде. Мәҗлесне Нияз хәзрәт ачып җибәрде һәм алып барды. Вәгазьләр мөнәҗәтләр, дини җырлар белән үрелеп барды. Нияз хәзрәтнең бик тә мөһим вәгазе, Илфар хәзрәтнең кисәтү тонындагы нәсыйхәте, 90 яшьлек Рәшидә абыстайның ялкынлы чыгышы, шәкерт Сәет Давыт башкарган аятьләр, автор-башкаручы И.Халиков җырлары-мөнәҗәтләре күңелләребезне сафландырды, рухыбызны баетты, киләчәктә укучыларыбызга дини-әхлакый тәрбия бирү эшен тагын да яхшырак итеп оештыру бурычын тәгаенләде. Безнең алда тәрбияле, динле, әхлаклы, милләтебез киләчәген кайгыртучы кешеләр үзләрен чын ораторлар итеп күрсәттеләр. Бу мәҗлесне үткәрүдә безнең методистыбыз С.Ф.Юнысованың да өлеше зур. Безне затлы, зыялы шәхесләр белән очраштырган җитәкчеләрнең һәммәсенә дә рәхмәтемне белдерәм. 

                                  2015 нче ел

                           Бөек Ватан сугышы ветераны                                     Гарәфиев Садри абый белән очрашу

21 нче февраль көнне Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбендә авылдашыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераны, Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, бик күп медальләр кавалеры Гарәфиев Садри абый белән очрашу булды. Әдәби-музыкаль чарада мәктәп укучылары бик теләп һәм актив катнаштылар. 91 яшьлек ил агасына бүләк итеп укучылар нәфис сүз һәм җырлар, үз куллары белән эшләнгән чәчәкләр һ.б. әйберләр әзерләделәр. Озын тормыш юлы узган, гаиләсендә, авылда, районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә дә хөрмәт һәм данга ирешкән шәхес Садри абый белән очрашу бик мәгънәле, истә калырлык, тәрбияви әһәмияткә ия булды. Сәгатьтән артык барган кичә сугыш афәтен күргән Садри абыйның да күзләрен яшьләндерде. Ул укучыларга матур теләкләрен җиткерде, кичә оештырган өчен рәхмәтен белдерде. Без дә үз чиратыбызда аңа алдагы көннәрендә дә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, балалар, оныклар мәхәббәте юлдаш булсын иде дигән теләктә калабыз.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Европаны саклап калган ирләр,

Хәтерлиләр сезне данлы юллар,

Хәтерлиләр сезне азат илләр. 


       Минем укучым - татар теле һәм әдәбиятыннан                         III Халыкара олимпиадада җиңүче

2015 нче елның 20 - 24 нче апрель көннәрендә башкалабыз Казанда   татар теле һәм әдәбиятыннан

III Халыкара  олимпиада булып узды. Айбаш урта мәктәбенең 2 укучысы - 10 нчы сыйныф укучысы Зиннатуллин Таһир һәм 9 нчы сыйныф укучысы Ганиев Булат - бу олимпиадада үзләренең көчләрен сынадылар. Үткән ел беренче урын алган Таһир быел да беренчелекне кулыннан ычкындырмады. Бүләкләү тантанасын тамаша кылу бәхете миңа да елмайды быел. Затлы, зәвыклы бинада олимпиада җиңүчеләрен - киләчәктә татар халкын, аның  телен саклаучыларны тәбрикләргә ТР президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов та килгән иде. Ул Гран-при ияләренә кыйммәтле милли костюмнар бүләк итте, аларны котлады, уңышлар теләде. Дистанцион интернет-турда 11 меңнән артык укучы һәм студент катнашса, финалда 500 дән артык катнашучы ярышты. 

                       Сәләткә нур булган йолдызлар

"Зәңгәр ягулык җылысы" конкурсы нәтиҗәләре

     "Гаилә һәм мәктәп" журналы белән "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең уртак проекты нигезендә икенче тапкыр "Зәңгәр ягулык җылысы" бәйгесе үткәрелде. Быел ул җәмгыятьнең 60 еллыгына багышланган иде. 10 нчы сыйныф укучысы Хәйруллин Рәзил инша номинациясендә катнашты һәм җиңүгә иреште. Ул диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. "Гаилә һәм мәктәп", "Мәгариф" журналлары һәм "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ Рәзилнең җитәкчесен, ягъни мине дә тәбрикләделәр, истәлекле бүләк бирделәр.

       Рәзилнең бу уку елындагы иншалар бәйгесендә 4 нче җиңүе булды. Ул моңа кадәр "Минем Болгарга сәяхәтем", "Минем тормышымда китап", "Уку һәм хезмәт процессында хезмәтне саклау" темаларына иншалар язган иде. Район буенча өч бәйгедә 1 нче урын аныкы булды, ә берсендә 3 нче урынга лаек булды. Рәзилнең тырышлыгы бушка китмәде. Аңа киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телим. Фотода сулдан "Гаилә һәм мәктәп", "Мәгариф" журналлары мөхәррирләре Г.Закирова һәм И.Миргалимовны, мине һәм Рәзилне, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең генераль директоры урынбасары М.Әхмәтҗановны күрәсез.

   "Белем җәүһәрләре" VI Дөньякүләм бәйгедә җиңү 

16 нчы октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантанага барлыгы 46 финалист, бәйгенең башка еллардагы җиңүчеләре, оештыручылар һәм иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары, матбугат чаралары чакырулы иде. Камал театры инде өченче мәртәбә үзенең кече залында татар интернетчыларын шундый матур тантанага җыя. Быел, тантана башланыр алдыннан, театр артистлары  татнетчыларга "Галиябану" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. 

       Тантана дипломантларны бүләкләүдән башланды. Җиңү яулауга бер генә адым калган сайтларның саны быел - 21. Җиңүчеләрне бүләкләү татар җырчылары чыгышлары белән аралашып барды. Җиңүчеләрне котларга дип, татар халкының яраткан җырчылары Илназ Минвәлиев, Илзилә, "Болгар кызлары", Гөлгенә килгән иде. Бүләкләр иң элек III һәм II урын яулаган сайт авторларына, аннары I урын яулаучыларга ("Белем җәүһәрләре"нә) тапшырылды. Тантананың ахырында "Белем җәүһәре" исемен яулап, әлеге исемгә тап төшермичә, сайтларын ныгыта, яхшырта барган татнетчыларга "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме тапшырылды. Тантана бәйгенең быел гына язылган гимны белән тәмамланды. (Мәгълүматлар "Белем.ру"дан алынды.) Мин дә конкурста катнаштым һәм сайтым миңа III урын яулап бирде. Бәйгене оештыручыларга, бигрәк тә Раил әфәндегә бик зур рәхмәт. Аларга эшләрендә уңышлар телим.

2016 нчы ел - М.Җәлил һәм Г.Тукай елы

      15 нче апрель көнне башкалабыз Казандагы Г.Тукай музеенда шагыйрьнең 130 еллыгына багышланган укулар булды. Иртәнге якта Яңа татар зиратында Г.Тукайның кабере янында митинг узды. Татар зыялыларының ялкынлы чыгышларын тыңлаганда, бөек шәхесебезнең онытылмас иҗаты, фаҗигале тормышы күз алдына килеп басты. Дөрес, күңел сөекле Тукаебызга көннән-көн тартыла, аны уйлый, иҗатын барлый. Тукай кыска гына гомерен татар халкына багышлаган, үзе өчен яшәргә өлгермәгән дә. Йөрәк әрни дә, юана да. Татар халкы үзенең улын онытмый, киресенчә, Тукаен ярата, олылый, мәңгеләштерә бара. 

         Бу укуларда мин "Г.Тукайның педагогик карашлары" темасына әзерләгән эшем белән катнаштым һәм җиңүчеләр исемлегенә кердем, дипломга лаек булдым. 

К.Насыйри музеенда кунакта

30 нчы май көнне без, мин, ирем һәм оныгыбыз Нияз,  Олы Ачасыр авылындагы К.Насыйри музеена бардык. Музей белән танышканда алган тәэсирләр турында язмыйча булдыра алмадым. 

Ни өчен Олы Ачасыр авылында соң К.Насыйриның музее? Югыйсә К.Насыйри Кече Шырданда туган бит. Музей директоры Гатиятуллина Рәзинә ханым экскурсияне шул сорауга җавап бирүдән башлады. Музей булып ачылган йорт 1947 нче елда К.Насыйри яшәгән нигездән  Олы Ачасырга күчереп салына. Йорт хуҗасы Зарипов Габделгани Минзарипович янына 1982 нче елда Милли музей хезмәткәре, Олы Ачасырда туып үскән  Абзалина Рәмзия Асраровна  кайта. Сөйләшүдән соң Габделгани бабай шушы йортны бөтен жиһазлары белән әманәт итеп калдыра. 1987 нче елда бабай үлеп киткәннән соң, йорт буш тора. 1993 нче елда реставрация эшләре башланып китә. Һәм 1997 нче елның 1 нче мартында музей ачыла. Рәмзия Асраровна  – этнографик музей-комплекска нигез салучы хөрмәтле шәхес. Музей XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башында яшәгән урта хәлле крестьян тормыш-көнкүрешен сурәтли.

Музейларда күп йөргән кеше буларак, мин кайбер бик мөһим нәрсәләрне ассызыклап үтәсем килә. Музейны караганда, берничә тапкыр гаҗәпләнергә туры килде. Беренчедән, элеккеге татар авылы йорты яхшы сакланган, билгеле, реставрация кирәк. Капка-коймалар, өйнең эче-тышы, каралты-куралар таза хәлле, тырыш хуҗа яшәгәнен күрсәтеп тора. Музейда эшләүчеләр дә зур хуҗалыкны бик карап торалар икән: ишегалдында – чәчәкләр, өйдә бик күп төрле гөлләр үсә, абзар артындагы бакчада яшелчәләр өлгерә. Туфрак яхшы, уңдырышлы; урын уңайлы, матур.

Икенчедән, К.Насыйри турында мәгълүматлы булсам да, монда мин үзем өчен яңалыклар белдем. Ул көмешче дә булган, йорт җиһазлары да ясаган. Музейда аның өч шәхси әйберен кадерләп саклыйлар: К.Насыйриның үз куллары белән ясалган сәке, күн белән тышланган диван, шкаф-секретер, ягъни шкафлы язу өстәле. К.Насыйри күпкырлы шәхес булган: тел галиме, әдәбиятчы, тарихчы, биолог, кулинар, физик, математик, этнограф, географ, һөнәрче һ.б.  Музейда ул ясаган глобусның күчермәсе дә саклана. Оныгым әйтмешли, монда бүлмәләр күп. Һәрберсе үзенчәлекле, матур.

Өченчедән, мин монда башка музейларда күрмәгән экспонатларны  кызыксынып карадым: китап саклый торган тартмалар, бик кечкенә үлчәүләр, йон тетә торган җайланма, йомырка сатучыларга күннән эшләнгән махсус савытлар, юкәдән үрелгән сумкалар, кияү келәте, элеккеге мич, Кузнецов заводында мөселманнар өчен махсус ясалган савыт-сабалар һ.б. Экспонатлар йорт эчендә генә түгел, ишегалдындагы сарайда, келәттә, чоланнарда да бик күп саклана.

Музей кино төшерүчеләр өчен мәйдан хезмәтен дә үти икән әле. 2016 нчы елда режиссер Алексей Барыкин җитәкчелегендә К.Насыйри мифларына нигезләнгән кино төшерелә. ”Юха” (“Водяная”) исемле фильм Россия күләмендә күрсәтелергә тиеш. Ул татар һәм рус телләрендә эшләнә.  Кино музей территориясендә дә, музей эчендә дә, авыл читендәге күлдә дә төшерелә.

Әйткәнемчә, музей хезмәткәрләре бик күп төрле эш башкаралар. Музей Турагентство белән тыгыз элемтәдә торганлыктан, монда чит илләрдән дә  туристлар килә икән: Германия, Швеция һ.б. Россиякүләм уздырыла торган Сабантуйларда катнашалар музейда эшләүчеләр, төрле-төрле дару үләннәре җыеп, чәйләр ясыйлар, татар хатын-кызларының һөнәрләре буенча мастер-класслар күрсәтәләр.

Музей оныгыбызга да бик ошады. Нияз музейларга йөрергә ярата, һәр экспонатны җентекләп карады. Кайткач, әти-әнисенә дә сөйләде. Фотоларны кат-кат күздән кичерде. Киләчәктә дә мирасханәләр тарихыбызны саклауда уңышлы эшләсеннәр, музей хезмәткәрләре һәрвакыт шулай тырыш, сабыр, иҗади булсыннар. Рәхмәт аларга.

Июнь, 2018 нче ел